Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади ветераны ат та асрый, мотоциклын да еш кабыза

Адәм баласы барысына да ияләшә, ялгызлыкка да күнегә. Башта эш белән мавыгасың, аннары тормыш рәвешен үзгәртәсе килми. Хәер, моның ничеклеген ялгыз кеше үзе генә беләдер.

Инде 67 яшьлек Минсабир абый Камашев бу темага ничектер иркенәймәде, аның белән күбрәк элеккеге колхоз тормышы, хезмәттәшләре, эш турында сөйләштек.

- Шактый олыгайгач гаилә корып карадым, дүрт ел чамасы тордык. Аннары ул шәһәргә китте, мин авылда калдым, әнине ташлыйсы килмәде, - ди Минсабир Минвәли улы. – Ә хәзер ялгыз яшәүгә дә өйрәнелде. Керләрне автомат машинада үзем юам, ашарга да пешерәм. Әле тирә-күршедә минем кебек әби-бабайлар бар, аларга кереп-чыгып йөрим.

Эч пошуларны эш белән баса ветеран. Быел фермер Салават Камаловка ферма ремонтлауда булышкан, анысын - монысын төзәтеп биргән, зиратта өмә-фәлән булса да ул анда, үз өлешен кертергә тырыша.

Элек Минсабир Камашев Иске Кадида киномеханик, электрчы, радист та була, әле көтү дә көтә.

- Көтү көтү – авыр хезмәт, бик иртә торасың, соң гына кайтасың. Әле бит үз абзарыңда да әллә ничә баш мал карыйсы, юл уңаенда аларга үлән чабасы, - ди ветеран, ул елларны искә төшереп.

Моннан утыз еллар элек Иске Кадида механизаторлар, эшкә үткен ир-атлар, җир алып, аренда хуҗалыгы оештыралар. Минсабир Минвәли улы да шул хуҗалыкта була. АВМда үлән оны да ясыйлар, костер үләнен, хәтта камышны ваклыйлар.

Бер елны күрсәткечләре Татарстан күләмендә югары чиккә җитә, алдынгы арендаторларны бүләкләр белән билгелиләр, Минсабир Камашевка ул чакта бирелгән “Дружба” пензопычкысы хуҗасына озак еллар хезмәт иткән.

Һөнәрчелек искекадилыларның канында бит инде ул. Минсабир Камашев монда да үзен таныта, елы-елы белән  40-50 данә ат чанасы ясый. Материалларын  алдан хәстәрләсәң, көненә  3-4 чана ясау берни тормый, ди оста. Чана, арба, ул чакта колхозларда атлар күп булгач, яхшы үтә, шуның акчасына бөртек, ат та алалар.

Ә атны Камашев күп, дүртәр баш та асрый. Эшкә менә дигән хайван, иткә дә бара. 67 яшьлек ветеран әле бүген дә бер баш тай, бер баш үгез тота. Сугымга. Озакка җитәрлек кабак, чөгендер, бәрәңге үстергән, фураж, печән кытлыгы да юк. Мал карарга иренми. Иске Кадида, гомумән, бишәр, унар баш мөгезле эре терлек асраучылар дистәләп. Уңган халык бит.

Мотоциклда да рәхәтләнеп йөри Минсабир абый. ИЖ-Юпитерларның берничә төрле маркадагысын йөреп туздырган, инде “Урал”да җилдерә, вак-төяк йомышка шуңарда йөри. Ә бакча эшләрендә мотоблок куллана.

- Минем әти 53 яшьтә үк вафат булды, әни исә 97 яшькә кадәр яшәде, - ди Минсабир Минвәли улы. - Җиде туган үстек, алтыбыз әле дә исән-сау. Кайтып-китеп йөриләр, ел саен корбан чалабыз. Мал чалсам, аларга да өлеш чыгарам.

...Вакытында тәмәкене дә күп тарткан ул, бу хакта үзе дә яшереп тормый, “капкалап та” йөргән, инде егерме еллап спиртлыларга исе китми. Тормышыннан  канәгать кебек, әмма ялгызлыктан уңайсызлана. Өенә дә хатын-кыз, хатын-кыз кулы кирәклеге күренеп тора.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев