"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Коронавирус дигән золым тормышыбызны кисәк кенә үзгәртте дә куйды. Күңелдә ниндидер бушлык пәйда булды, шомлы ничектер. Әмма безгә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Яшибез әле! Әнә район мәдәният йорты директоры, якташыбыз Әлфия Закирова бу хакта шигырь дә иҗат иткән.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм профилактикалау максатында полиция хезмәткәрләре октябрьдән рейдларны кабат ешайтты.
“Халык контроле” порталына алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да зар белдерергә мөмкин. Фактлар расланган очракта, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр ияләренә акча түли.
Адәм баласы барысына да ияләшә, ялгызлыкка да күнегә. Башта эш белән мавыгасың, аннары тормыш рәвешен үзгәртәсе килми. Хәер, моның ничеклеген ялгыз кеше үзе генә беләдер.
Бүлмә гөлләренең күпчелеге, декоратив матурлыктан тыш, файдалы үзлекләргә дә ия. Алар өйдәге атмосфераны яхшыртырга, бүлмәдәге тузанны киметергә, коры һаваны дымландырырга сәләтле.
0