Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ил төкерсә – күл була

"Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика Фонды"на өч проектка (Свияжск утравын һәм борынгы Болгарны торгызу, Ислам академиясе төзелеше, Казан Изге Ана Соборын яңарту) акча туплана. Оешмалар, аерым кешеләр әлеге фондка хәлләреннән килгән кадәр өлешләрен кертә. Ил төкерсә - күл була. Безнең районда да бу юнәлештә активлык күрсәтүче оешмалар...

"Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика Фонды"на өч проектка (Свияжск утравын һәм борынгы Болгарны торгызу, Ислам академиясе төзелеше, Казан Изге Ана Соборын яңарту) акча туплана.

Оешмалар, аерым кешеләр әлеге фондка хәлләреннән килгән кадәр өлешләрен кертә. Ил төкерсә - күл була.
Безнең районда да бу юнәлештә активлык күрсәтүче оешмалар һәм аерым гражданнар аз түгел. Район үзәк больницасы, яшьләрнең ял итү үзәге, район электр элемтәсе узелы, район газетасы редакциясе, Пенсия фондының район идарәсе, ветеринария берләшмәсе, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, "Изге йөрәк" социаль ярдәм күрсәтү үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, финанс-бюджет палатасы, мәшгульлек үзәге, казначылык департаменты, район советы һәм башкарма комитеты, янгын бүлеге, туган як тарихы музее, китапханәләр системасы, кайбер мәдәният һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре "Яңарыш" фондына акча күчергәннәр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: борынгы Болгар Ислам академиясе Яңарыш