Чирмешәнлеләрне Ватанны сакларга озаттылар
29 сентябрьдә Чирмешәннән бер төркем ир-егетләрне – мобизацияләнүчеләрне җыелу пунктына озаттылар.
Хәрби комиссариат каршындагы мәйданда узган бу чарага хезмәткә китүчеләрнең якыннары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре дә килгән.
-Анда, Украинада, без үз җиребезне, үз илебезне, ирек һәм суверенитетыбызны яклыйбыз. Бүген Ватаныбызның лаеклы улларын: әтиләрне һәм ирләрне, улларыбызны һәм туганнарыбызны озатабыз. Барыгыз да исәнсау кайтыгыз, - диде район җитәкчесе Рамил Айбатов, Россия Президентының 21 сентябрьдәге өлешчә мобилизация турында указы нигезендә махсус операциядә катнашачак якташларыбызга теләкләрен ирештереп. – Җиңү яулап кайтуыгызга ышанабыз.
Әлеге чарада Россия Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, дин әһелләре дә чыгыш ясады.
Бүген Чирмешән һәм Аксубай егетләре-мобилизацияләнүчеләр җыелу пунктына бер автобуска утырып киттеләр, аларның һәммәсенә район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, якташлар!
Кадыйр Гомәров фотолары
Илсөяр Гайнетдинова видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев