Чирмешәнле ветеранга берьюлы 10 тавык китерделәр
Безнең якташлар

Чирмешәнле ветеранга берьюлы 10 тавык китерделәр

Чирмешәндә яшәүче Валентина Ильмендееваның тавыклары 10 башка күбәйде.

Шушы көннәрдә 70 яшьлек ветеранга район газетасына язылып откан шул 10 кызыл тавыкларны илтеп бирдек.

- Бик зур, көтелмәгән сөенеч бу, - ди якташыбыз. -Тавыкларым азайган иде, минем моңа кадәр беркайчан да бүләк отканым булмады. Рәхмәт яусын.

Район газетасын гел яратып укучы, әле дә төзелеш тармагында эшләүче белгечкә – Валентина Илдусовнага тавыклар иганәчеләр, Иске Котышта кош-корт асраучы Габшакировлар бүләге.

Марат Гомәров фотосы

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев