Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының иң өлкән әфганчысына 65 яшь тула

35 ел элек илебез тарихындагы иң кайгылы битләрнең берсе ябыла, 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамлана.

Шул вакыттан алып әлеге дата Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Түбән Кәминкә авылында яшәүче Азат Могыйновларның артиллерия батареясы беренчеләрдән булып Әфганстанга кертелә. Ул районда иң өлкән әфганчы.

–1979 елның 12 декабрендә Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү турындагы приказга кул куела. Бу вакытта мин Украинада танкист булып хезмәт итә идем. Армия хезмәтемнең икенче елы, – дип искә төшерде ул көннәрне Азат Мәгъсүм улы. –25 декабрьдә Әфганстанга десант керде, безнең хәрби частьне 27 декабрьдә самолет белән Кабул тирәсенә төшерделәр. Бу вакытта мин артбатарея старшинасы идем. Анда  бер ай да 20 көн булдык.

Мондый хәрби командировкалар кабатланып тора. Икенче тапкыр, 1980 елның февралендә алар хәрби колонна белән керәләр. 25 февральне, нәкъ 21 яшь тулган көнен, Азат абый дөньяга яңадан туган көнем дип саный. Бу көнне бер төркем солдатлар тоннельдә газ исеннән агуланалар, аңсыз егетләрне ачык һавага чыгарып салалар, бәхеткә, Азат айный, үлүчеләр дә күп була.

Якташыбыз, өлкән сержант, танк командиры махсус техникада юлларны миналардан арындыру белән шөгыльләнә, алар колонналарны озатып йөриләр.

–Унике тапкыр минага эләктек, ике тапкыр контузия алдым, госпитальдә дәваланып чыктым, – ди Азат абый. –Экипаждагы иптәшләремнең гомере өзелгән очраклар да булды. Армиядән кайтканыма 43 ел гомер узса да, ул сугыш баштан чыкмый. Солдат үлгәч кенә ул күргән сугыш бетә, диләр бит. Әфганстанга кергәч, ярты еллап
хатлар да йөрмәде, әти-әниләр, туганнар белән элемтә өзелде. Әти хәрби комиссариат аша эзләткән, шуннан соң минем сугышта икәнемне белгәннәр.

Баштарак сугышчыларның яшәү урыннары да булмаган, август айларында гына палаткалар корганнар.

–Без танк эчендә яшәдек дисәң дә була, – ди әфганчы ветеран.

Бер батареяда хезмәт иткән сугышчы-интернационалистлар еллар узгач, социаль челтәрләр аша табышалар, бүген ватсап аша аралашалар.

–Унау, “дедлар” бик дуслар идек. Хезмәттәшләрем – Казахстан егетләре, кызганыч, берсе инде арабызда юк, – ди Азат Могыйнов. – Дембельдән соң күрешкән булмады, быел Геленджикта очрашу турында сөйләшүләр алып барабыз. Райондагы әфганчылар белән исә гел очрашып торабыз.

Әфганчы-интернационалистларны дәүләт кайгырта, аларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен  тернәкләндерү үзәгенә барырга, махсус госпитальдә дәваланырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев