Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында бандит кулыннан һәлак булган милиция хезмәткәрен искә алдылар

Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция лейтенанты Николай Якунинның хезмәттәшләре, мәрхүмнең каберенә барып, аны искә алдылар.

-Без, район полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов белән, Күтәмә авылына бардык. Анда Яңа Чишмә районы полиция бүлеге начальнигы Ранил Нәбиуллин, ветераннар советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов һәм әлеге совет вәкиле Нәкыйп Галиев белән очрашып, һәлак булган хезмәттәшебезне искә алдык, каберенә чәчәкләр куйдык, - ди район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Наилә Мәссарова. - Аннан соң Николайның әнисе Валентина Филипповна янына юл тоттык.

Бу фаҗигадән соң 28 ел үтсә дә, әни кеше ул көнне бүгенгедәй хәтерли. Әлеге хәл 81 яшьлек Валентина Филипповна йөрәгендә мәңге сакланачак.

Күтәмә авылы егете Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлегендә участок уполномоченные булып хезмәт иткән. Бурычын намус белән башкаручы якташыбыз угры тоткарлаганда һәлак була. Бандит аның йөрәгенә пычак кадаган. Николай Яковлевич 27 яшендә, 1994 елның 23 сентябрендә, туеннан соң бер атна үткәч дөньядан китә. Вафатыннан соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Кунаклар Валентина Якунинаның хәлен белеп, тормышы турында сораштылар, күчтәнәчләр бирделәр. Ул, үз чиратында, улын онытмыйча, искә алып, аны кайгыртып торган өчен рәхмәтләрен ирештерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев