Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләрне - җирле үзидарә хезмәткәрләрен бәйрәмдә бүләкләделәр

Чирмешән муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм намуслы хезмәтләре өчен, Мордва Афонькәсе  авыл җирлеге башлыгы Александр Иванович Митяев һәм район Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Викторовна Рунова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш кертүе өчен, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы - “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе баш мөхәррире урынбасары Марат Шакир улы Гомәровка, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Республиканың финанс системасы органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, Чирмешән муниципаль районы финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Роза Сәлим кызы Габидуллина Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хәбибулла улы Әһлиуллинга һәм Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рокия Вахит кызы Гатауллинага “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Резидә Шәһит кызы Галимова һәм Шешминка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Николаевна Мироновалар “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Зөлфия Рим кызы Воробьева,  Түбән Кармалка авыл җирлеге бшкарма комитетының әйдәп баручы белгече - бухгалтеры Антонина Дмитриевна Зенина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Фазыл кызы Моксиноваларга район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Чирмешән муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлешеләре, намуслы хезмәтләре  өчен, җирле үзидарә көнен бәйрәм итү уңаеннан, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зилә Талип кызы Вафина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Наил кызы Галәветдинова, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надежда Габдрәшит кызы Гомәрова, Иске Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Рәис кызы Кәлимуллина, район башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге начальнигы Лилия Шәфигулла кызы Кәримова, район Советының кадрлар буенча баш белгече Надежда Михайловна Плотникова, район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Илгиз Самат улы Шәмсетдиновлар Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев