Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Камәрия Гыймранованы 88 яшьлек сеңелесе дә котлады

Ул беркайчан да больницада ятмаган, хәтта медицина карточкасы да юк. Шөкер, яшь вакытында Шенталага сәнәскә-чана белән бөртек, Чаллыдан тоз ташыган, авырлыкларны күп күргән Камария әбинең әле дә исән-сау, хәрәкәттә булуына ис китә. Кул-аяклары тыңлый әле нәкъ бүген 90 яшен тутырган якташыбызның, әмма хәтер ягы алай ук түгел. Аның турында, үткән...

Ул беркайчан да больницада ятмаган, хәтта медицина карточкасы да юк. Шөкер, яшь вакытында Шенталага сәнәскә-чана белән бөртек, Чаллыдан тоз ташыган, авырлыкларны күп күргән Камария әбинең әле дә исән-сау, хәрәкәттә булуына ис китә.

Кул-аяклары тыңлый әле нәкъ бүген 90 яшен тутырган якташыбызның, әмма хәтер ягы алай ук түгел. Аның турында, үткән тормышы хакында күбрәк кызы Кадрия аша белештек. Ул аларда инде 7 ел яши. Бәркәтәдән Чирмешәнгә күчеп килгәндә әле кияве Исхак та исән була.
Бик матур, ямьле, нурлы йортта картлыгын кичерүче Камәрия Нуретдин кызы яхшы тәрбия биреп үстергән Кадрия апа Гатина газиз әнисенең юбилеена бик тырышып әзерләнгән. Балалары да булышкан, билгеле.
-Күптән бавырсак пешергәнем юк иде, әни хөрмәтенә аны да үзем әвәләдем. Яшьрәк вакытында ул һәрберебезнең туган көненә искиткеч тәмле бавырсак пешереп китерә иде, иң тәмле ризык шул иде. Бер бәрән дә суйдырдык. Әзерләндек инде, каты әзерләндек, - дип көлә Кадрия апа. - Котлаулары өчен, Россия Президенты Владимир Путинга, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, мәҗлесебезгә килүчеләргә дә зур рәхмәт.
Әйе, Камәрия әбине бүген Президент исеменнән дә тәбрик иттеләр, район җитәкчесенең истәлек бүләген дә тапшырдылар. Игътибар, хөрмәт билгесе бит. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева юбилярга таза саулык, имин тормыш теләделәр.
Быел районда 50 кеше 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Күбесен котладылар да.
Бу бәйрәмгә Камәрия әбинең оныклары, оныкларының балалары да килгән, Чаллыдан кызы Мәрзыя кайткан, Елховойдан сеңлесе Рәйсә дә монда. Боларны, бу көннәрне 45 ел элек вафат булган ире генә күрә алмады.
...Чирмешәннең Бари Габдрахманов урамындагы почмак йортта яшәүче Гатиннарда кунаклар өзелмәде бүген. Юбилей мәҗлесенә куелган тәмле - татлы нигъмәтләрдән өстәлдә буш урын калмаган иде. Камәрия әби үзе дә гел кунаклар арасында булды, табын түрендә утырды. Хәер, башка елларда да Камәрия әбинең туган көнен шулайрак билгеләп үтәләр икән. Яхшы гадәт, олы кешене олылау, санлау шуннан да күренә. Камәрия әби үзе дә балаларына гел йомшак күңелле була алган, какмаган-сукмаган, авыр сүз әйтмәгән.
Камәрия әбинең юбилей мәҗлесеннән күбрәк фотоларны газетаның Интернет челтәрендәге nashcheremshan.ru сайтында, "ФОТОРЕПОРТАЖ" бүлегендә карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авылы юбилярны котладылар Камәрия Гыймранова