Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар

30 елга якын бергә гомер итүче Владимир һәм Надежда Яландаевлар гаиләсенә бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар.

Әлеге бүләк никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

-Сез район үзәгендә яшәүче иң күркәм һәм үрнәк парларның берсе. Икегез дә җәмгыятькә файдалы эшләр башкарасыз, акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстердегез. Сезнең гаилә мондый медальгә һичшиксез лаек, - диде медальне тапшырганда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.

Владимир Алексеевич Яңа Элмәледән туып үскән. Озак еллар Чирмешән автотранспорт предприятиесендә автобус йөртүче булып эшли. Оешма җитәкчелеге аны, хезмәт сөючән, ышанычлы, җаваплы хезмәткәр, дип мактый.

Иске Сережкино авылында туып үскән Надежда Ивановнаны, аны Чирмешәндә күбесе Наташа дип йөртә,  эш урынында да - хәрби комиссаритта гел ачык йөзле, шул ук вакытта таләпчән, җаваплы кеше булганга ихтирам итәләр.  

Алар 1991 нче елның 11 гыйнварендә гаилә корганнар, ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

-Чирмешән зур авыл түгел. Биредә һәр кешенең, гаиләнең ничек яшәгәнен күреп торалар, - диде шулай ук Яландаевлар гаиләсен котларга килгән һәм бүләк тапшырган Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Сезнең гаиләгез балаларыгыз өчен генә түгел, башка якташларыбыз өчен дә үрнәк.

Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлназ Закирова да әлеге гаиләгә үз теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, уңайлылык һәм иминлек булсын, дип теләде.

-Безне шулай зурлаганыгыз, гаиләбезнең шундый зур бүләккә лаек дип тапканыгыз өчен бик зур рәхмәт, - диде Надежда Ивановна.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев