Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында ярдәмгә мохтаҗлар ялгыз түгел

Районда 8284 кешегә социаль ярдәм күрсәтелә. Аларның 1846сы - федераль, 6438се региональ ташламалардан файдалана. Агымдагы елның җиде аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларнаң тол калган хатыннарына, 1,2,3 группа инвалидларга, инвалид балаларга, Чернобыльдә булучыларга, хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм кайбер башка категориядәге кешеләргә 31...

Районда 8284 кешегә социаль ярдәм күрсәтелә. Аларның 1846сы - федераль, 6438се региональ ташламалардан файдалана.

Агымдагы елның җиде аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аларнаң тол калган хатыннарына, 1,2,3 группа инвалидларга, инвалид балаларга, Чернобыльдә булучыларга, хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм кайбер башка категориядәге кешеләргә 31 миллион 600 мең сум социаль ярдәм бирелгән.
Җиде айда халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә республика бюджетыннан 305 мең сум акча килгән, 86 кешегә материаль ярдәм күрсәтелгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту буенча эш дәвам итә. Быел федераль бюджеттан 7 кешегә 8 миллион 500 мең сум субсидия бирелгән. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле районда 248 кеше торак шартларын яхшырткан, 4 кеше чират көтә.
Район социаль яклау бүлегендә мөмкинлеге чикле 1745 кеше исәптә тора, шуларның 50се - балалар. Шәхси тернәкләндерү программасы буенча, 7 айда 73 кеше төрле тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлеген ныгыткан. Ел ахырына кадәр чиратта торучы 70 кешегә юллама булачак. Моннан тыш бүлек аша бюджет оешмаларында эшләүче тагын 26 кеше һәм 17 пенсионер республика санатройларында ял иткән.
Социаль яклау бүлеге күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны даими кайгыртып тора. Районда 343 күп балалы гаиләдә 1234 бала яши.
"Изге йөрәк" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе 192 өлкән кешегә өй эшләрен башкарырга булыша. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 60 ялгыз кеше тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев