Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызы Назлыгөл – “Рухият” фонды стипендиаты

Чирмешән кызы Назлыгөл Гыймранова "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды стипендиясенә сертификат белән бүләкләнгән. Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән Назлыгөл балачактан ук сәхнәдә чыгыш ясый. Җыр - моң сөюче райондашларыбыз аның чыгышларын, мөгаен, яхшы хәтерлидер. Ул "Йолдызлык" фестиваленда да катнашып, призлы урыннар яулаган иде. "Рухият" фонды тарафыннан оештырыла торган "Сандугач сайрар...

Чирмешән кызы Назлыгөл Гыймранова "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды стипендиясенә сертификат белән бүләкләнгән.

Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән Назлыгөл балачактан ук сәхнәдә чыгыш ясый. Җыр - моң сөюче райондашларыбыз аның чыгышларын, мөгаен, яхшы хәтерлидер. Ул "Йолдызлык" фестиваленда да катнашып, призлы урыннар яулаган иде. "Рухият" фонды тарафыннан оештырыла торган "Сандугач сайрар илем" фестиваленең дә лауреаты булды.
9нчы классны тәмамлап, якташыбыз Әлмәт музыка колледжында укуын дәвам итә. Быел ул вокал бүлекчәсенең икенче курсын тәмамлады.
"Рухият" фонды сәләтле балаларга иҗади мөмкинлекләрен ачарга, үзләрен сынарга мөмкинлек бирә һәм фестивальдә актив катнашкан, аннан соң мәдәният уку йортларында һөнәр үзләштерүче студентларга да ярдәм итү йөзеннән махсус стипендияләр билгели. Райондашыбыз Назлыгөл дә шундый стипендиягә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “Рухият“ фонды стипендиат