Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән больницасында үз хуҗабикәләре бар

Ольга Сотникова 27 ел элек 21 яшендә район үзәк больницасында санитарка булып эшли башлый.

Тырышлыгын, җаваплы булуын, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаруын күреп, Ольга Геннадьевнага хуҗалык эшләре хезмәткәре - сестра-хозяйка булырга тәкъдим итәләр. Һәм менә инде 15 елдан артык ул хирургия һәм терапия бүлекчәләрендә тәртип һәм чисталык өчен җавап бирә.

Ольга Геннадьевна әйтүенчә, аның төп бурычы - пациентлар һәм медицина персоналы өчен уңай шартлар булдыру. Бер карасаң, швабра, идән чүпрәге, сөлге, савыт-сабак урнаштыру катлаулы эш түгел кебек, ләкин аларсыз санитаркалар бүлекчәләрдә чисталыкны булдыра алмаслар иде. Ә бит  авыруларның урын-җирләре дә гел чиста торырга, вакытында алмаштырылырга тиеш. Моның өчен дә Ольга Сотникова җаваплы. Үзенең кабинеты да бар, әмма бүлекчә хуҗабикәсен анда тотып булмый. Көн буе аяк өстендә. Билгеле, бүлекчәләрдәге тәртип авыруларның да тизрәк савыгуына ярдәм итә.

-Озак эшләрмен дип уйламаган идем, - ди ул. – 27 ел гомер узып та киткән. Хәзер инде күнектем, колектив та әйбәт, бер-беребезне аңлап эшлибез.

Тырыш хезмәткәрне хастаханә җитәкчелеге дә, хезмәттәшләре дә ихтирам итәләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев