Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмирдә яшәүче хат ташучы, матбугатка язылып, тонометр отты

Әмирдән Нурсинә Җиһаншина, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте нәшер итүче газеталарның икесенә язылып, тонометр отты.

Бүләк уйнатуга ул “Безнең Чирмешән” һәм “Сабантуй” газеталарына язылганлыкны раслаучы квитанцияләр һәм касса чегы күчермәләрен җибәргән. Һәм менә, төп бүләкләрнең берсе аңа насыйп булды.

-Көтелмәгән бу бүләккә мин бик шат, - диде Нурсинә Гата кызы.

Әмирдә инде 22 ел хат ташучы Нурсинә Җиһаншина үз эшен җиренә җиткереп башкара, почтаны гел вакытында ияләренә илтеп җиткерә. Аңа эшендә ире Илдус, балалары да булыша.

Артериаль кан басымын һәм пульс ешлыгын үлчи торган уңайлы приборны аңа газетабызның баш редакторы Кадыйр Гомәров тапшырды.

Автомат тонометрны эштә сынап та карадылар.

-Кан басымы бераз күтәрелгән икән, таблетка эчми булмас, - диде Нурсинә Гата кызы, приборда тикшерелгәч. – Һава торышы тиз үзгәрүчән бит, хәзер үзеңне көн дә контрольдә тотырга кирәк. Бүләк өчен рәхмәт, әлеге тонометр яңа уңайлы, заманча, искесе, үзебезнеке күптән алынган иде.

 

-Газеталар укырга яратам, аеруча район газетасына язылмый калганыбыз юк, - диде якташыбыз. – Авыл халкы да матбугат басмаларына теләп заказ бирә. Бу яртыелыкка утыздан күбрәге өйдә авылдашларыбызның  - Әгъләмовлар, аларга зур рәхмәт, бушлай яздырткан район газетасын укыйлар.

Әмирдә хат ташучы 2023 елның беренче яртысына да заказлар ала башлаган. Гадәттә, ул бу эшне пенсия таратканда башкара.

-Халык матбугат басмаларына ташламалы декадалар вакытында күбрәк языла, - диде Нурсинә Җиһаншина.

 

Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев