Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдә подписка уңышлы бара

Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсендә киләсе елның беренче яртысына район газетасына 296 заказ карточкасы тутырдылар да (Туймәттә - 81, Югары Кәминкәдә - 83, Кара Чишмәдә - 72, Керкәле һәм Кызыл Ярда - 60). Быелгы күрсәткечкә ерак калмаган. Хат ташучыларым - барысы да тәҗрибәле - газета-журналларга яздыру кампаниясе башлану белән активлыкларын тагын...

Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсендә киләсе елның беренче яртысына район газетасына 296 заказ карточкасы тутырдылар да (Туймәттә - 81, Югары Кәминкәдә - 83, Кара Чишмәдә - 72, Керкәле һәм Кызыл Ярда - 60). Быелгы күрсәткечкә ерак калмаган.

Хат ташучыларым - барысы да тәҗрибәле - газета-журналларга яздыру кампаниясе башлану белән активлыкларын тагын да арттыралар, - ди бүлекчә начальнигы Рәфисә Юнысова. - Планыбызның күп "өлешен" "Безнең Чирмешән" газетасы тәшкил итә.
Югары Кәминкә авылы хат ташучысы Гөлнара Сафина, Керкәле һәм Кызыл Яр авыллары халкына хезмәт күрсәтүче Фәния Ихтисамоваларны аерым мактап үтәсем килә.
Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе биш авылга хезмәт күрсәтә. Биш авылга дүрт хат ташучы матбугат басмалары тарата.
Һәр авылның актив газета-журнал укучылары була. Әйтик, Югары Кәминкә авылыннан Илфак Сафин гаиләсе 10 төрле басма алдыра. Керкәле авылыннан Габдерәхим Әхмәтвәлиев һәр яртыеллыкта 6-7 төрле газета-журнал алдыра. Алар басмаларны ел саен алмаштырып торса да, район газетасын даими укыйлар. Алсу Мисбахова да 6-7 басмага заказ карточкасы тутыра. Ул, фәнни журналлардан кала, балалар өчен дә газета-журналллар алдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка Югары Кәминкә авылы элемтә бүлекчәсе