Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәледән Митюковлар узган айда 47 мең сумлык сөт сатканнар

Яңа Элмәледә яшәүче Митюковлар шәхси хуҗалыкларыннан иң күп сөт сатучылар икән. Бу авылдан.

-Алты сыер тотабыз, - ди Андрей Анатольевич. – Бүген тулаем 70 килограмм сөт алып киттеләр, кызу көннәргә кадәр 100 килограмм да тапшырдык.

Июнь аенда гына да әлеге хуҗалык сөт сатудан 47 мең сум керем алган. Шуңа алдагы кышка җитәрлек, язга тоташырлык печән сатып алганнар. Запаслары 130 төргәк үк. Үләннәрне үз бакчаларында да үстерәләр.

-Сыерларны аппарат белән савабыз, - ди Андрей Митюков. – Малларыбызны инде икенче ел электркөтүче саклый.

...Сөт җыючы машина кабат аларның йорт каршына килеп туктады. Эшкә ашыксалар да, янгын сүндерүче Андрей һәм укытучы Ирина Митюковлар тәүлеклек продукцияләрен озатышып җибәрделәр. Нәрсә булмас, көн иртәдән кызу бит, кояшта торса, тамчылап савылган сөт бик тиз ачырга да мөмкин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев