Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имәндә яңа йортлар күбәя

Узган ел Утыз Имән авылында ике яңа йорт төзегәннәр. Зөлфия белән Ринат Мортазиннар һәм Фәния белән Әхтәм Кәлимуллиннар иске өйләре янәшәсендә заманча өй күтәреп куйганнар. Хуҗалыкта 30 ел тракторчы булып эшләүче Ринат Мортазин һәм идарәче Әхтәм Кәлимуллиннарга йорт төзүдә ул чакта күмәк хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов нык булышкан. - Рәдис...

Узган ел Утыз Имән авылында ике яңа йорт төзегәннәр. Зөлфия белән Ринат Мортазиннар һәм Фәния белән Әхтәм Кәлимуллиннар иске өйләре янәшәсендә заманча өй күтәреп куйганнар.

Хуҗалыкта 30 ел тракторчы булып эшләүче Ринат Мортазин һәм идарәче Әхтәм Кәлимуллиннарга йорт төзүдә ул чакта күмәк хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов нык булышкан.
- Рәдис Әсхәт улы ярдәм итмәсә, бер җәйдә бу кадәр эш башкарып чыга да алмас идек, аңа зур рәхмәт,- диләр йорт хуҗалары.
Мортазиннар да, Кәлимуллиннар да былтыр өйнең стеналарын күтәреп, түбәсен япканнар, ишек-тәрәзәләр дә куйганнар. Инде эчке эшләрне башкаралар. Бу ике гаилә дә авыл җирендә торак төзүчеләр өчен субсидияле программага кергәннәр. Өйнең эшен бетерү өчен дәүләт ярдәменә дә өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Утыз Имән мәктәбе