Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Урманасты Үтәмеш артистлары тамашачыларны табынга да дәштеләр

Күптән түгел безнең Урманасты Үтәмеш авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Халык моңнарын – халыкка!” дип аталган концерт-тамаша узды.

Авыл үзешчәннәре, балалар, читтән кайткан якташлар көче белән оештырылган әлеге концерт тамашачы өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Бер-берсенә үрелеп барган җыр, бию – һәммәсе дә үзенчәлекле, матур, эчтәлекле һәм бик оешкан, күп хезмәт куелганы күренеп торды. Мөнәҗәтләр, бәетләр укучылар чыгышы аеруча күңелләргә үтеп керде.

Концертка килгән тамашачы да рәхәтләнеп күңел ачты: җырчыларга кушылып җырлады, көлде, артистларны чын күңелдән алкышлады.

Ахырдан тамашачыларны табын артына чакырып, тәм-томнар белән дә сыйладылар.

Шушы концертка көчләрен куйган балаларга, үзешчәннәргә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә: Фиалка Носковага, Гөлфирә Хөсәеновага, Фәридә Имаметдиновага, авыл гармунчысы Рәдиф Хөснуллинга рәхмәт җиткерәбез.

Фәүзия Миннебаева.

Урманасты Үтәмеш авылы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев