Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада - яңа ФАП, Чирмешәндә ветпункт ачылды

Бүген районда берьюлы өч объект файдалануга тапшырылды. Ульяновкада - фельдшер-акушерлык, ә Чирмешәндә ветеринария пунктлары ачтылар. Яңа төзелгән паталогоанатомия бүлеге дә бик кирәк иде. Ульяновкада, соңгы өч елда районда төзелгән ФАПларның монысы, инде бишенчесе дә Азнакайда эшләнеп, биредә шактый тиз җыелган модуль бина. Җыйнак, әмма иркен, якты, җылы. Төзелешкә һәм җиһазлар...

Бүген районда берьюлы өч объект файдалануга тапшырылды. Ульяновкада - фельдшер-акушерлык, ә Чирмешәндә ветеринария пунктлары ачтылар. Яңа төзелгән паталогоанатомия бүлеге дә бик кирәк иде.

Ульяновкада, соңгы өч елда районда төзелгән ФАПларның монысы, инде бишенчесе дә Азнакайда эшләнеп, биредә шактый тиз җыелган модуль бина. Җыйнак, әмма иркен, якты, җылы. Төзелешкә һәм җиһазлар алуга 2 миллион 400 мең сум чамасы акча тотылган. Газ, су, җылылык, электр линияләре тартылган.
-Татарстанда берьюлы Президентыбызның социаль юнәлешле утыз программа эшли, төзелешләр күп. Шуңа да республика җитәкчелегенә, шәхсән Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт,- диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, әлеге ФАПны ачу тантанасында. - Бер карасаң, кечкенә генә бина, ә эчендә бар да бар, уңай, иркен дә. Без пунктны август аенда гына файдалануга тапшырырга планлаган идек, күрәсез, эшне тизрәк төгәлләдек. Моның өчен республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына да зур рәхмәт.
Соңгы өч елда республикада 300 ФАП төзелгән, безнең районда - 5. Киләсе елга бу программага Түбән Чегодай һәм Яшәүче авылларын кертмәкчеләр, ягъни аларда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзү планлаштырыла.
Бәйрәмгә килгән кунакларның берсе - ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, Татарстандагы кебек болай күп төзелүче социаль объектлар илнең башка бер генә төбәгендә дә юк, андый, бездәге кебек программалар да юк.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов та ульяновкалыларга котлау сүзләрен әйтте.
-Кеше капиталын саклауга юнәлдерелгән барлык бу эшләр мактауга лаек. Киләчәктә республикада фельдшер-акушерлык пунктларын заманча җиһазлауга керешеләчәк. Әйтик, мондый пунктларда ук чемодан хәтле генә диярлек җиһаз ярдәмендә төрле анализлар алып булачак.
Ульяновка ФАПында 25 ел стажлы фельдшер-акушер Валентина Архипова эшләячәк. Тәҗрибәле, хөрмәтле белгеч ул.
-Мондый шартлар турында хыяллана гына идек, - ди Валентина ханым.
Бәйрәмдә дистәләрчә кеше катнашты һәм барысы да диярлек авылда яңа пункт ачылуга сөенүен белдерде. Бинаның урыны да әйбәт, мәдәният йорты, мәктәп, кибетләр, чиркәү янәшәдә генә. Килеп-китеп йөрергә ансат. Алай да монда күбрәк профилактик максаттан гына керсеннәр иде. Сәламәтлекне сакларга кирәк.
Чирмешәндә ветеринария пункты ачылу да - зур вакыйга. Ветберләшмә территориясендә үк урнашкан аклы-яшел төстәге бина 6 авыл җирлегенә, 19 торак пунктка хезмәт күрсәтәчәк икән.
-Ул үзенә күрә клиника ролен үтәячәк, биредә кечерәк хайваннарга операция дә ясалачак,- ди ветберләшмә җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин.- Рәхмәт, республика һәм район җитәкчелеге, ветеринария идарәсе бу мөһим эшкә средстволар да таптылар. Ветстанция, лаборатория биналарында капиталь ремонт та үткәрдек. Дөрес, әле төзәтәсе урыннар, корылмалар тагын бар.
Әлеге объектны - модульле пунктны төзүдә актив катнашкан оешмаларга бүләкләр дә тапшырдылар.
-Эшегез җаваплы, авыр да. Иң мөһиме - теге яки бу чирне вакытында кисәтү кирәк,- диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, ветеринарларны өй туе белән котлап.
-Элек без моның кадәр яклау сизмәдек,- ди ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. - Соңгы өч елда республикада 150 ветеринария пункты ачабыз. Республика программасы буенча төзелеп файдалануга кертелүче яңа объектларда "өй туйларына" барып өлгерү дә кыен, алар күп бит.
Ал лента кисеп, пункт эченә үтәбез. Коммуникацияләр сузылган, җылы, якты, су, электр бар. Хәтта участок врачлары өчен дә кабинет булдырганнар. Алда язылганча, операция ясау да берни тормый.
Чирмешәндә паталогоанатомия бүлеге - морг та кирәк иде. Кемдер вафат булса, райондашларыбыз якын кешеләре мәетен кайларга гына алып бармадылар. Кеше үлеме болай да хәсрәт, өстәвенә транспорт эзләп, читкә чыгып китеп мәшәкатьләнәсе иде. Инде заманча морг үзебездә үк төзелгән. Больница кырыенда, котельный, кухня артындагы модульле бинаны коруга, җиһазлар алуга 8 миллион сум акча киткән. Аз акча түгел. Мондый типтагы биналар республиканың кайбер шәһәрләрендә генә бар икән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Габдрахманов һәм башкалар паталогоанатомия бүлеге бинасы ачылу уңаеннан теләкләрен җиткерделәр. Сүз дә юк, бирегә сирәгрәк керергә язсын, кешеләр сау, озак яшәсен дә бит, әмма үлем-китем дә бар шул. Үз моргыбызда яшь врач - Илья Анисимов эшләячәк. Ул махсус укудан кайтып җитәргә тиеш. Тагын бер врач - мед.эксперт Владимир Зайцев, пенсиядә булса да, эшен дәвам итә, ул да биредә гел кирәк белгеч. Сүз уңаеннан, аңа бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Мактау грамотасы тапшырдылар.
Әлеге чаралардан күбрәк фотолар "ФОТОРЕПОРТАЖ" бүлегендә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка ФАП ветпункт