Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайда матбугатка яздыру планы үтәлү алдында

Түбән Чегодай элемтә бүлекчәсе Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авылларында 110 йортка хезмәт күрсәтә. Бүген алар киләсе елның беренче яртысына йөкләнгән планны 77 процентка үтәгәннәр дә, 272 данә матбугат басмасына заказ карточкасы тутырганнар, шуның 84 се - “Безнең Чирмешән” газетасына.

Түбән Чегодай элемтә бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Әхмәтҗанова турында  үз эшенең остасы димичә мөмкин түгел.  Хезмәт юлын 18 яшеннән Чирмешән элемтә  бүлекчәсендә  башлаган кызның бу өлкәдәге эш стажы 35 ел ук.

-Мин, ничектер, башка  җирдә эшләүне күз алдына да китерә алмыйм, - ди Гөлүсә Таһирҗан кызы. - Авылда элемтә бүлекчәсендә начальник вазыйфаларын башкаруыма да 23 ел булган. Әлфия апа Сәлахетдинова пенсиягә киткәндә кабул иттем бу постны. Соңгы ун елда, хат ташучы  булып та эшлим, Түбән Чегодай халкына матбугат басмалары, хатлар таратам. Халыкка күңелле хәбәрләр җиткерү үзе шатлык китерә, сумканың авырлыгы да сизелми.

Хәзер хат ташучыларга халыкка төрле товарлар сату да йөкләнгән. Өлкәннәребез аларны көтеп кенә тора. Хат ташучы товар да алып килә, коммуналь түләүләрне дә ала.

-Элек халык матбугат басмаларын да күп алдыра, хатларны да күп яза иде. Хәзер хатлар һәм посылкалар бик сирәк килә, - ди Гөлүсә Әхмәтҗанова. - Ул вакытларда балалар да булыша иде.  Штатлар белән бергә эш көннәре дә кыскарды, атнага өч кенә көн  эшлибез. Мин төшкә кадәр элемтә бүлекчәсе начальнигы, көннең икенче яртысында - хат ташучы. Әле ике ай ярым  Югары Чегодайда да газета-журналлар тараттым, инде менә яңа кеше кабул иттек. Хезмәт хакы бәләкәй булгач бу эшкә алынырга бик атлыгып тормыйлар шул. Элемтә бүлекчәсенең бинасы  бик таушалган, кыш көннәрендә суык була.

 

-Төп газета укучыларыбыз пенсионерлар, мәсәлән, ялгыз яшәүче Ибраһим Дәүләтшин газета-журналлар белән юаныч таба, һәр яртыеллыкта 7-8 төрле басмага заказ карточкасы тутыра, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы. - Мөслимә Мортазина, Минзада Хөсәеновалар да 4-5 төрле газета-журнал алдыралар. Матбугат басмаларына заказ тутырырга бер ай чамасы вакыт калды. Үзебезгә бирелгән планны үтәми калган юк, ни генә дисәк тә, халык газета-журналлар укырга ярата.

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев