Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Социаль пакетмы, әллә акчамы?

Бүген районыда федераль ташламаларга ия 1839 кеше яши, шуларның 769сы социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана.

Киләсе елда бу социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләр агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза бирергә тиеш.
Социаль хезмәтләр җыелмасы дару препаратлары һәм медицина әйберләрен, инвалид балалар өчен дәвалану – туклану продуктларын, санатор-курорт дәвалануын, шулай ук дәвалану урынына бару өчен түләүле юлламаларны үз эченә ала. Кешегә социаль хезмәтләр теләге буенча, өлешчә яки тулысынча акчалата эквивалент рәвешендә бирелә.
Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта электрон сервис эшли, аның ярдәмендә социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын раслаучы белешмә алырга мөмкин. Бу натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә алуны сайлаган федераль ташламаларга ия гражданнар өчен актуаль.
Әлеге белешмәне социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда алыпбула. Нигездә, ул ташламалы дарулар алу өчен медицина учреждениеләрендә кирәк. Кайчагында белешмәнең Социаль иминият фондына яки социаль яклау органнарына санаторий-курорт дәвалануына юллама сорап мөрәҗәгать иткәндә дә кирәк булуы бар.
Белешмә алу өчен Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинетындагы “социаль түләүләр” бүлегендә “социаль хезмәтләр җыелмасы алу хокукы турында белешмәгә заказ бирергә” сервисын сайларга кирәк. Монда рөхсәт булган очракта, бастырып чыгарырлык һәм таләп буенча күрсәтергә мөмкин булган документ формалаштырылачак. Шәхси кабинет аша алынган белешмә электрон имза белән раслана һәм РПФ клиентлары хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тиң.
Социаль хезмәтләр җыелмасы хокукын раслаудан тыш, пенсия фондының электрон кабинетында җыелмага керә торган хезмәтләрнең кайсыберләре натураль формада, ә кайсылары – акчалата эквивалент рәвешендә биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев