Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

«СалаваTIK»ларга Лэйна белән җырлады

YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты. Татар халык сүзләренә язылган “Без биибез” җырының көен композитор Риф Гатауллин иҗат иткән. Башка видеолардан аермалы буларак, клипта “СалаваTik”лар белән бергә, яшьләрнең яраткан җырчысы Лэйна да җырлап бии.

“Проектка җырчыларны җәлеп итү беренче генә түгел. Татар халык җыры “Кәрия-Зәкәрия” җырын башкаруда Сәидә Мөхәммәтҗанова катнашкан иде. “Без биибез” җырына кайсы җырчыны чакырырбыз икән?” – дип уйлаганда, “СалаваTik”лар үзләре Лэйнаны тәкъдим итте. Без каршы килмәдек. Димәк, балаларга аның җырлавы ошый. Лэйна да берсүзсез риза булды. Башта тавыш яздырдык, ә соңыннан инде студиядә видеога төшерү эшләре башланды. Видеодан күрерсез, Лэйна да, “СалаваTik”лар кебек үк, кигурумидан. Нәни “СалаваTik”лар кумирлары белән дуслаштылар, истәлеккә фотога да төштеләр. Бу сезонда барлыгы 16 җыр яздырдык. Башка җырчылар белән дә җырлар чыгачак. Безне күзәтеп барыгыз”, – ди “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Сүз дә юк, “СалаваTik”ларга Лэйна белән җырлау бик ошаган. “Телевизордан гына тыңлаган җырчы белән бергә җырлавыбызга әле дә ышанып бетеп булмый. Без дә чын “йолдыз” хәзер!” – ди “СалаваTik”ларның иң кечкенәсе – Сәидә Гарифуллина.

“Төрле проектларга, концертларга чакыруларны бик теләп кабул итәм. Мин балаларны үз итәм, җырларга да яратамә. “СалаваTik”лар проектында балалар да, җыр да бар. Шуңа да проектта катнашырга бик теләп ризалаштым. Балалар белән җырлау бермә-бер күңелле. “СалаваTik”ларга уңышлар телим. Онытыла барган татар җырларын кызыклы формада башкарып, сез татар теленә кызыксыну уятасыз. Балалар шул җырларны өйрәнә, ә олыларны яшьлекләрен искә төшерергә мәҗбүр итә. Сездән яңа җырлар көтәбез!” – ди җырчы Лэйна.

“СалаваTik” төркеме, чыннан да, йолдыз булып кабынып килә. Июнь башында “Ак чәчәкләр” бульварында узган үз концертлары бик уңышлы булды. Аларның үз тамашачылары бар – ул татар телендә җырларга яратучы балалар, “Салават күпере” журналы укучылары. “Концерт куяр алдыннан бик тә дулкынландык. Башкарып чыгарбызмы дип борчылдык. Видеога төшерү бер сынау булса, тамашачы алдында чыгыш ясау – икенче имтихан. Тик “СалаваTik”лар югалып кала торганнардан түгел. Үзләрен иркен тотып, 10 җырны оста итеп җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Хәзерге вакытта хәйрия концертына әзерләнәбез. 18 июнь көнне Казан шәһәрендәге балалар психо-неврология шифаханәсендә узачак ул. Ә 19 июнь көнне 15.00 сәгатьтә дусларыбызны “Кырлай” паркында көтәбез. Яшь җырчыларны Татарстан районнарына да чакыралар. Хәзерге вакытта сөйләшү эшләре алып барыла”, – дип планнар белән дә уртаклашты Зилә Хөснетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X