Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин чирмешәнлеләрнең гозерләрен тыңлады

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин кабат, инде өченче тапкыр, чирмешәнлеләр белән очрашты. Район җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашкан очрашу Чирмешән авыл җирлеге Советы бинасында урнашкан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үтте.

Депутатка дүрт райондашыбызның сораулары бар иде. Кемдер шәхси гозер белән килгән, икенчеләре уртак мәнфәгатьләрне белдерде. Әйтик, Әмир авылы буасына капиталь ремонт таләп ителә. Барлык документлары әзер булса да, инде 4 ел дәвамында махсус программага эләгә алмыйлар икән.

- Мин бу мәсьәләгә кушылырмын, ярдәм итәргә тырышырмын, - диде депутат.

1 нче Чирмешән мәктәбендә ачылган, татарча тәрбия бирүче сыйныфларга интерактив җиһазлар кирәк, лицейда спорт заллары ремонтына финанс ярдәме таләп ителә. Туймәт авылыннан килгән бер ханымның ире авыру, карауга мохтаҗ булса да, уллары мобилизациягә эләккән.  Кабул итүдә яңгыраган шушы һәм башка сораулар уңай җавап алды. Гомумән алганда, чирмешәнлеләрнең мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелеп, алар депутатка бик рәхмәтле калды. Айдар Рәис улы һәркемне игътибар белән тыңлады, тәкъдимнәр һәм киңәшләр бирде, проблемаларны чишү юлларын әйтте, барлык сорауларны да үз контроленә алды.

- Районда яшәүчеләрнең күпләргә кагылучы мәсьәләләр буенча үтенеч белән килүчеләргә ул мәсьәләләрнең  җитдилегеннән чыгып җавап бирергә, хакимият ягыннан кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга тырышабыз, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.

Киләчәктә мондый кабул итүләр тагын булачак.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев