Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Радиостанция Кармыштан эфирга чыкты

Авылдашы, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын мәңгеләштерү нияте белән радиоэкспедиция оештырган якташыбызга Мәскәүдән Диплом килгән. Бүләк иясе - Ильяс Бикбаев бу акция барышында хәтта Америка белән радиоэлемтәгә чыга. Тумышы белән Кармыш авылыннан, хәзер Түбән Кама шәһәренең "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыятендә эшләүче бу радиосөюченең быелгы экспедициядә узган...

Авылдашы, Советлар Союзы Герое Бари Габдрахмановның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын мәңгеләштерү нияте белән радиоэкспедиция оештырган якташыбызга Мәскәүдән Диплом килгән. Бүләк иясе - Ильяс Бикбаев бу акция барышында хәтта Америка белән радиоэлемтәгә чыга.

Тумышы белән Кармыш авылыннан, хәзер Түбән Кама шәһәренең "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыятендә эшләүче бу радиосөюченең быелгы экспедициядә узган юл озынлыгы 1500 километрга җыела.
-Түбән Кама - Чистай - Казан - Апас - Тәтеш - Буа - Түбән Кама - Яңа Чишмә - Чирмешән - Кармыш - Түбән Кама маршруты белән, авылларда, шәһәрләрдә туктап, радиоэлемтә ясадым, - ди Ильяс Бикбаев. - Радиоэкспедиция бик уңышлы үтте. Европа, Азия илләре, Япония, Сирия, Кувейт, хәтта Америка белән элемтәгә чыктым. Радиоэлемтә үткәргән вакытта, сәгатенә өч тапкыр тукталып, Бари Габдрахманов хакында сөйләдем.
Безнең районда Ильяс әфәнде Кармыш авылы мәктәп бинасыннан һәм район мәдәният бинасыннан элемтәгә чыккан. Барлыгы 1801 радиоэлемтә сеансы. Мәскәүдән килгән Диплом - шушы зур хезмәткә бәя.
Радиоэкспедицияне уздырышырга ярдәм иткәне өчен, радиосөюче Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге рәисе Шәүкәт Гатинга рәхмәт әйтеп язган. Район мәдәният йортында да аңа ачык йөз күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы эфир Кармыш авылы