Мордва Афонькәсендә 335 баш куян исәпләнә
Безнең районда

Мордва Афонькәсендә 335 баш куян исәпләнә

Районда шәхси хуҗалыкларда 1826 баш куян асрыйлар. Озын колаклыларның саны былтыргыдан да 17гә арткан.

Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә, район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 335 баш куян асрала, ягъни үткән елдагыдан 17гә күбрәк. Яңа Элмәле (270), Чирмешән (247), Ульяновка (196), Түбән Кәминкә (141) авыл җирлекләрендә дә озын колаклыларны күпләп үрчетәләр. Ә менә Лашман һәм Туймәт авыл җирлекләрендә андыйлар юк санала.

фото: pixabay.com

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев