Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир мәчетен ремонтлаучы осталарны бәлеш белән дә сыйлыйлар

-Авылыбыз халкының яхшылыгына тагын бер кат инандым, - ди Сургутта эш йөртүче якташыбыз Миндар Әгъләмов. – Әмир мәчетен ремонтлаучыларга көн саен аш пешереп ашатуларын ишеткәч, күңелем тулды.

Әйе, чыннан да шулай икән, әмирлеләр, без башкача ярдәм итә алмыйбыз инде, дип, нәкъ менә бертуган Әгъләмовлар средстволарына үзгәртеп корылучы мәчет ремонтына үзләренчә өлеш кертәләр. Мөмкинлеге булганнар, иманлы якташлар осталарга чиратлап диярлек төшке аш әзерлиләр, бәлешкә кадәр пешереп сыйлыйлар. Хәтта Чирмешәннән дә күчтәнәч ризыклар җибәрәләр. Элеккеге гадәт буенча, күмәк эшне тизләтәләр. Кемдер төзелеш башласа, аеруча ызба салганда, авыллар халкы хәтта юк заманда да менә шулай булыша иде.

Ә ремонт тукталып тормый, райондагы, читтән дә килгән төзүчеләр бинаның түбәсен ябуны төгәлләп киләләр, вакытлыча җиргә төшерелгән, матурланган, тышланган манара да якын көннәрдә үз урынына урнашыр. Аннары эчке эшләргә керешергә, мәчетне тышларга җыеналар.

-Мәчетебезне озак елларга җитәрлек, матур итеп ясарга тырышабыз, кайбер конструкцияләрне, өлешләрне Сургутта ясап, авылга зур машина белән озатабыз, - ди игелекле эшкуар Миндар Әгъзам улы. – Чыгымнарны санамыйбыз, бердәм, ярдәмчел Әмирем халкына берни җәл түгел.

 фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев