Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ленинград блокадасы: 125 грамм ипи

Бу көннәрдә Әккәрәй урта мәктәбендә “Блокада ипие”, “Ленинград блокадасы” дигән сүзләр еш яңгырый. Биредә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган патриотик чаралар уза.

-Ел саен гыйнвар аенда безнең мәктәп укучылары “Блокада ипие” акциясе кысаларында укучыларга һәм урамда очраган авылдашларга 125 грамм ипи тараталар. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә бер көнгә нәкъ шул кадәр ипи бирелгән, - ди Әккәрәй мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Романовская. – Өлкән кешеләр моны дулкынланып кабул итәләр, чөнки күпчелек сугыш еллары авырлыкларын үзләре кичергән. Укучылар өчен дә мондый чаралар эссез узмый, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.

Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан чак кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән.

872 көн дәвам иткән блокада 1944 елның 27 гыйнварында өзелгән.

Акция кысаларында районның барлык  белем бирү оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә «Блокада ипие» Бөтенроссия хәтер акциясе уза. Аның барышында якташларыбыз блокада турында мәгълүмат, «блокада» икмәгенең символик кисәкләрен таратачак, ветераннарга ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан нибары ике ветеран яши: Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншин һәм Әккәрәйдән Павел Борисов.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев