Елдагы традиция буенча, быел да Яңа ел алдыннан Лашман урта мәктәбе укучыларын “Кыш бабай күчтәнәчләре” белән сөендерделәр.
Мәрхүм әтисе Минсәгыйть Закир улы Шакировның изге эшен улы Рафаэль дәвам итеп, мәктәптәге барлык 151 балага да Яңа ел бүләге ясаган. Балаларны бәйрәм алдыннан шулай шатландырганы өчен, мәктәп коллективы, әти-әниләр Рафаэль Минсәгыйть улына бик рәхмәтле.
Илдар Мөбарәкшин фотолары.
Нет комментариев