Лашман мәчете матурланды
Безнең районда

Лашман мәчете матурланды

Лашман авылы мәчетенең түбәсен төсле яшел калай белән яңарттылар.

Дин йортының яңадан тышланган манарасы да хәзер шундый төстә, ул төннәрен дә яшел утлар белән яктыртыла.

Лашманлылар бинаны матурлауга 1 миллион сумга якын акча тотканнар. Бу яктан күмәк эшкә авылда гомер итүче һәм читтә яшәүче авылдашлар булышкан, осталарны исә читтән яллаганнар.

 


Нет комментариев