Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагеркада тәрбиягә алынган унбер бала яши

Бүген Лагеркада алты гаиләдә тәрбиягә алынган унбер бала яши. Шундый өч гаилә узган елны гына барлыкка килгән. Вика Яковлева Яр Чаллыда туа. Аңа 10 яшь булганда, әнисе үлә. Бүген ятим калган кыз Лагерка авылында, Ирина һәм Анатолий Петряковлар гаиләсендә ата-ана мәхәббәтен тоеп яши. -Бала алырга дип ике ел диярлек уйладык....

Бүген Лагеркада алты гаиләдә тәрбиягә алынган унбер бала яши. Шундый өч гаилә узган елны гына барлыкка килгән.

Вика Яковлева Яр Чаллыда туа. Аңа 10 яшь булганда, әнисе үлә. Бүген ятим калган кыз Лагерка авылында, Ирина һәм Анатолий Петряковлар гаиләсендә ата-ана мәхәббәтен тоеп яши.
-Бала алырга дип ике ел диярлек уйладык. Бик җаваплы адым бит , - ди Ирина Дмитриевна. - Виканы беренче күрүдә ошаттык. Үзе дә безне яратты. Кызыбыз Наталья мәктәпне тәмамлап Әлмәткә укырга китте. Улыбыз Алексей да Чирмешәндә, Нурлат техникумы филиалына укырга кергәч, зур өебез буш калды. Әүвәл Виканы кунакка дип кенә алып кайткан идек, шуннан бөтенләйгә калды. Беренче көннән үк "әти", "әни" дип эндәшә башлады.
Петряковлар Виканы мактап туя алмыйлар. "Тыныч холыклы, акыллы, сабыр, яхшы укый, җырлый, бии, рәсем ясарга ярата. Балалар белән дә бик тиз уртак тел таптылар. Миңа да өй эшләрендә ярдәм итәргә тырыша",- ди Ирина Петрякова.
Людмила һәм Вячеслав Мироновлар да өч бала: бер кыз, ике малай үстереп, инде оныклар сөяләр. Ләкин балалар буйга җитеп, бер көн өйләре бушап калгач, Людмила Николаевна да ятимнәрне сыйдырырга ниятли. Ире дә, балалары да аның теләгенә каршы килми. Шулай итеп бер ел элек Тимур һәм Настя Парфеновлар да Кукмарадан Лагеркага күчеп киләләр. Бүген инде 9нчы классны тәмамлаган Тимур Әлмәткә политехник техникумга укырга кергән, Настя 8нче класска бара.
Людмила Николаевнадан тәрбиягә алган балалар белән уртак тел табу серләрен дә сораштым.
-Минемчә, ул балаларны үзеңнекеләр белән бертигез яратырга кирәк. Билгеле, сабырлык та мөһим инде. Гаиләгә бит инде алар ниндидер тормыш тәҗрибәсе белән киләләр. Аларны аңлап, ярдәм итәргә кирәк. Тимур белән Настя инде яшүсмерләр булса да, характер күрсәтмәделәр. Акыллы, аралашучан балалар. Тиз ияләштеләр, - ди Людмила Николаевна.- Әлмәттә укучы улыбыз Стас гаиләсендә яшаячәк.
Настядан: "Сиңа авылда яшәргә ошыймы?"- дип сорагач, "Әйе, ошый", - дип җавап кайтарды.
Марина һәм Анатолий Яковлевлар да өч бала әти - әнисе. Өлкән уллары Артем Түбән Камада яши,эшли. Лиза Әлмәттә медицина училищесында, төпчекләре Рита 6нчы класска укый. Узган елны Рита да апа булды. Аның әти-әнисе балалар йортыннан 8 яшьлек Вованы һәм 7 яшьлек Таняны да алып кайтканнар.
-Әүвәл авыр булды, - ди Марина Николаевна. - Бүген инде алар артта калды бугай. Балалар безгә ияләште. Менә хәзер мәктәпкә җыенабыз. Вова-икенче, ә Таня беренче класска барачаклар.
Балаларны тәрбиягә алырга, алар өчен чын ата-ана булырга теләүче игелекле кешеләр аз түгел кебек, ләкин, минемчә, бары бик йөрәкле кешеләр генә мондый адымга бара аладыр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лагерка