Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Көзге чакырылышта Чирмешән районыннан 50 егет хәрби хезмәткә китәчәк

Көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәргә тиешле егетләр өчен үткән атнада Никрутлар көне оештырылды. Ә инде бер көн аша - 25 октябрьдә 7 райондашыбыз юлга да кузгалды, туганнары, якыннары белән нәкъ бер елга хушлашып, армиягә киттеләр. 1 октябрьдә башланган чакырылыш 25 декабрьгә кадәр дәвам итә, бу вакыт аралыгында районнан 50 егет...

Көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәргә тиешле егетләр өчен үткән атнада Никрутлар көне оештырылды. Ә инде бер көн аша - 25 октябрьдә 7 райондашыбыз юлга да кузгалды, туганнары, якыннары белән нәкъ бер елга хушлашып, армиягә киттеләр.
1 октябрьдә башланган чакырылыш 25 декабрьгә кадәр дәвам итә, бу вакыт аралыгында районнан 50 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Гадәттә, көзге чакырылышта техникумнар, югары уку йортлары тәмамлаган егетләр солдат итекләре кия. Армиягә белемле, һөнәрле егетләр бик кирәк.
-Көзге чакырылышның яңалыгы шунда - армия хезмәтенә китүче һәр егеткә шәхси карта бирелә, бу күп санлы документларны алыштырачак, шәхси гигиена әйберләре җыярга да кирәкмәс, ул хәрби комиссариатта һәр никрутта булачак, - дип яңалыклар белән таныштырды ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин.
Әлеге чарага Аксубайдан кунак булып килгән генерал-майор Анатолий Молоствов та егетләргә киңәшләрен бирде, яхшы хезмәт итеп, сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын теләде.
Түбән Кәминкәдән Таһир Гыйрфанов, Лагеркадан Дмитрий Семенов, Чирмешәннән Илназ Гатиннар инде туган якларыннан еракта, алар беренче төркем белән хәрби бурычларын үтәргә китте.
-Җәй көне Лениногорск нефть техникумын тәмамладым, югары уку йортының читтән торып уку бүлегенә дә кердем, - ди Таһир Гыйрфанов. - Армиягә бару һәр ир кешенең бурычы, үз яшьтәшләрем белән хезмәт итеп кайтырга телим.
Никрутларга хәер-фатыйха бирү, хәерле юл теләү чарасына әти-әниләр, Чирмешән мәктәпләре укучылары да килгән иде. Шешминкадан Марина Мынова әлеге чарада чыгыш ясап, ул улына гына түгел, барлык никрутларга да хәерле юл, исән-имин хезмәт итеп, чын ирләр булып кайтуларын, ә әти-әниләр өчен бу аерылышу мизгелләре тиз һәм җиңел үтүен теләде.
Лениногорск нефть техникумының икенче курс студенты Владимир Мынов укуын хәрби хезмәттән соң дәвам итәргә тели. Ул якыннары белән декабрь аенда хушлашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы никрутлар Көзге чакырылыш