Безнең районда

Күтәмәдә суүткәргечләрне яңарталар

Быел Күтәмә авылында 6 километр озынлыгында яңа суүткәргеч сузганнар. Әлеге максатларга 10 миллион 258 мең сум акча тотылган. -Проект ясау һәм документлар әзерләү өчен үзсалым акчасын халыктан җыйдык. Аброськина, Көньяк, Ивановская, Совет, Мәктәп, Бакалей (соңгысында өлешчә) урамнарында яңа су торбалары салынды, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина.- 14...

Быел Күтәмә авылында 6 километр озынлыгында яңа суүткәргеч сузганнар. Әлеге максатларга 10 миллион 258 мең сум акча тотылган.

-Проект ясау һәм документлар әзерләү өчен үзсалым акчасын халыктан җыйдык. Аброськина, Көньяк, Ивановская, Совет, Мәктәп, Бакалей (соңгысында өлешчә) урамнарында яңа су торбалары салынды, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина.- 14 гидрант урнаштырылды. Киләсе елда авылда бу эшне дәвам итәргә ниятлибез. Тагын 5 километр арада суүткәргечне яңартасы бар. Шулай ук скважина бораулап, яңа, зуррак башня урнаштыруны планлыйбыз.

Кадыйр Гомәров фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined Күтәмә суүткәргечләр яңарталар

Нет комментариев