Безнең районда

Күтәмә мәктәбендә суган кыягы өлгергән

Күтәмә мәктәбе теплицасында ел әйләнәсе яшелчәләр үстерәләр. Узган елны монда помидор, кыярдан яхшы уңыш җыйганнар. Теплицада җылы булгач, аны кыш көне дә буш тотмыйлар, суган үстерәләр. Суган кыягын мәктәп ашханәсендә, балаларга аш әзерләгәндә кулланалар. -Безнең теплица мәктәп котельные белән янәшә тора, аннан торбалар суздык, - ди мәктәп директоры Александр Миронов....

Күтәмә мәктәбе теплицасында ел әйләнәсе яшелчәләр үстерәләр. Узган елны монда помидор, кыярдан яхшы уңыш җыйганнар. Теплицада җылы булгач, аны кыш көне дә буш тотмыйлар, суган үстерәләр.

Суган кыягын мәктәп ашханәсендә, балаларга аш әзерләгәндә кулланалар.

-Безнең теплица мәктәп котельные белән янәшә тора, аннан торбалар суздык, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. - Декабрь ахырларында суган кыягын өзә дә башладык. Редиска да чәчәргә ниятлибез. Февраль башында, көннәр җылыта башлагач, кыяр белән помидор утыртырга планлаштырып торабыз.

Автор фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined өлгергән суган Күтәмә

Нет комментариев