Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә мәктәбе теплицасында яшел суган үстерәләр

Урамда кыш хакимлек итә, ә Күтәмә урта мәктәбенең теплицасында җылы, дымлы һава. Биредә кыякка суган, салат һәм петрушка үсә. -Безнең 12х6 метрлы теплицабыз мәктәп котельные белән янәшә тора, җылылык торбалары да суздык, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. -Былтыр иртә язда редиска, чәчәк үсентеләре үстердек. Теплицада җылы булгач аны кыш...

Урамда кыш хакимлек итә, ә Күтәмә урта мәктәбенең теплицасында җылы, дымлы һава. Биредә кыякка суган, салат һәм петрушка үсә.

-Безнең 12х6 метрлы теплицабыз мәктәп котельные белән янәшә тора, җылылык торбалары да суздык, - ди мәктәп директоры Александр Миронов. -Былтыр иртә язда редиска, чәчәк үсентеләре үстердек. Теплицада җылы булгач аны кыш көне дә буш тотмыйбыз, тәҗрибә максатында декабрь башында туфракка салат, петрушка орлыкларын күмдердек, суган утырттык.
Декабрь ахырларына биредә суган кыягын өзә дә башлаганнар. Мәктәп ашханәсендә аш әзерләгәндә менә дигән витамин. Ә менә салат белән петрушка авыррак үсә икән, урамдагы суыклар комачаулый, җылы җитмидер.
-Тәүге уңышын җыеп алгач, февральдә редиска чәчәргә ниятләп торабыз, - ди Александр Витальевич. -Помидор, чәчәк үсентеләре, кыяр да үстерергә уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күтәмә мәктәбе теплица яшел суган