Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Көрәшче Ильяс Галимовның хатыны: «Якыннарыңны югалту бик авыр һәм куркыныч»

«Барыгызга да бик зур рәхмәт!». Коронавирустан вафат булган Ильяс Галимовның тормыш иптәше Алсу көрәш җәмәгатьчелегенә юллаган рәхмәт сүзләрен әнә шулай башлый.

«Тормышыбызның әлеге авыр вакытында безгә күрсәткән ярдәмегез бәяләп бетергесез. Якыннарыңны югалту бик авыр һәм куркыныч. Кем югалткан, шул аңлыйдыр. Әлеге авыртуны күз алдына да китереп булмый. Аеруча балаларга авырга туры килә. Рәхмәт сүзләремне җиткерү өчен сүзләр таба алмыйм. Авыр ситуациядә калдырмавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!». Билгеле булганча, танылган көрәшче, Татарстанның атказанган спорт остасы Ильяс Галимов коронавирустан 3 июнь көнне вафат булды. Башта аңарда яңа вирус барлыгын инкарь итсәләр дә, соңрак Ильясның барыбер шушы зәхмәттән вафат булуы ачыкланды.

Ильяс Галимовның хатыны – ирсез, кызлары әтисез калды. Батыр вафатыннан соң хатынының да әле рәтләп эшли алганы юк. Башта ул да хастаханәдә ятты, хәзерге вакытта да больничныйда. Кызлары Иллария белән Илзирә дә әтиләрен югалтуны бик авыр кичерә икән. Ә яшәргә кирәк. Кызганыч, матди ярдәм дә сорала. Шул уңайдан Әлмәт көрәшчеләре көрәш җәмәгатьчелегеннән Ильясның гаиләсенә ярдәм итү турында мөрәҗәгать белән чыкты. Әлмәт көрәш федерациясе инде матди ярдәм күрсәткән. Башкалар да бу эштән читтә калмасыннар иде, ди алар.

Реквизитлар: 4276 6200 2865 4469 (Гафиев Фанис Наильевич исеменә) Банк картасы 89872923796 телефонына беркетелгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев