Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән призывникларына фильм да күрсәттеләр

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин «Никрутларның хокукы» темасына хокук белемнәре дәресе уздырды. Район мәдәният йортында узган әлеге  чарада Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат районнары никрутлары һәм быел хезмәткә китәчәк якташларыбыз, район мәктәпләре укучылары да катнашты.

Хәрби комиссар кунакларга язгы чакырылышның үзенчәлекләре, нинди гаскәрләрдә хезмәт итәргә мөмкин булуы, һәм аларга  таләпләр, хәрби техникалар турында сөйләде, фильмнар да күрсәтте. Егетләр хәрби режим, меню һәм  яшәү шартлары  белән дә таныштылар.

Яшьләрнең Казаннан килгән кунак белән кара-каршы аралашу  мөмкинлеге дә бар иде. Бездә хәрби хезмәтне һөнәр итәргә теләүче яшьләр дә булуы куанычлы. Бу уңайдан алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Сергей Погодин әйтүенчә, ул хәрби  уку йортларына барырга теләүчеләрне хуплый, тик моның өчен иң элек сәламәт булырга кирәк.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышта безнең районнан 34  егет алыначак. Республикадан никрутлар белән беренче вагон  17 майда ук кузгалса да, районнан беренче төркем 19 июньдә генә хәрби частьләргә юл тота. Бу - уку йортларында һөнәр үзләштерүче егетләргә дәүләт имтиханнарын тапшырып бетерергә мөмкинлек бирү өчен шулай эшләнә. Язгы чакырылышта районнан алты төркем китәчәк, соңгысы якыннары белән 7 июльдә хушлашачак.  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X