Казанка балалары яңа мәктәптә укый
Быел Казанкада барлык уңайлыклары булган яңа мәктәп ачылды.
15 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелешенә 34 миллион сумга якын акча тотылган.
1 нче Чирмешән урта мәктәбенең филиалында – Казанка мәктәбендә бүген 4 укучы, һәр класста берешәр бала, укый. Аларга ике укытучы белем бирә. Авылда мәктәпкәчә яшьтәге 14 сабый бар, димәк киләсе елларда да белем йорты бушап калмыйчак.
Монда укучыларга физкультура дәресләрендә спорт белән шөгыльләнү өчен зур спорт залы да бар.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев