Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмәнең Кар кызы да 3 метрлы

Кара Чишмә авылында яшәүче Әкрәм Мәссаров һәм Сәгадәт Мортазина йортыннан бу көннәрдә кеше өзелми. Авылдашлар бирегә, 3 метрлы Кыш бабай һәм Кар кызы янына фотога төшергә киләләр.

Йорт алдында кардан ясалган чыршылар һәм куяннар да бизәп тора.

– Быел без кар сыннарын 3 тапкыр ясадык. Әүвәлгеләре җылы көннәрдә эреп бетте, - ди оста Әкрәм Мәссаров. – Быел бит кар да күп түгел, хәтта күршеләрнекен дә ташып бетердек. Барыбер булдырдык. Мин ел да шулай кардан сыннар ясыйм, бизим. Кемдер өчен түгел, моңа үземнең күңелем була. Матур бит, урамга бизәү өстиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев