Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Каникулларда – лагерьга

Балаларның җәйге ялларын күңелле, файдалы һәм хәвеф - хәтәрсез үткәрү - өлкәннәрнең бурычы. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында үткән брифингта да сүз шул хакта барды. Гомумән алганда, республика буенча бу өлкәдә хәлләр мактанырлык түгел. Әле үзләренең яшь хуҗаларын кабул итәргә әзер булмаган лагерьлар да бар. Җәйге каникуллар...

Балаларның җәйге ялларын күңелле, файдалы һәм хәвеф - хәтәрсез үткәрү - өлкәннәрнең бурычы.


ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында үткән брифингта да сүз шул хакта барды. Гомумән алганда, республика буенча бу өлкәдә хәлләр мактанырлык түгел. Әле үзләренең яшь хуҗаларын кабул итәргә әзер булмаган лагерьлар да бар.

Җәйге каникуллар вакытында районда мәктәп яны лагерьларында - 430, хезмәт һәм ял лагерьларында - 140, "Кояшлы" сәламәтләндерү лагерында өч сменада 144 бала ял итәчәк. 9 мәктәп яны лагерында - 300, 4 хезмәт һәм ял лагерьларында 115 бала үзләренең каникулларын бик күңелле һәм файдалы үткәрә. Бераз соңрак тагын 3 мәктәп яны лагеры, 1 хезмәт һәм ял лагеры ишекләрен ачачак.

"Кояшлы" сәламәтләндерү лагеры беренче сменага 47 бала кабул иткән. Икенче сменага да 47 бала, ә өченче - профиль сменага 50 яшь спортчы киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каникуллар “Кояшлы” лагерь