Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кабакның кайсы сортлары нинди шартларда яхшырак саклана?

Сорауларга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.

Безнең якларда урта өлгерешле сортлардан – «Жданна», «Голосемянная», «Вита», соң өлгерешлеләреннән «Витаминная», «Жемчужина», «Зимняя сказка» кебекләре яхшырак саклана. Базда (яисә яшелчә саклау өчен көйләнгән гаражда, чормада, башка урында) температура плюс 3 – 15 градус булганда, 6 ай дәвамында череми дә, файдалы үзенчәлекләрен дә җуймый. Тик дымлылыкка да игътибарлы булырга кирәк: 75 – 80 проценттан артмаска тиеш. Юкса кабакта пәрәвез, таплар һәм башка бозылу билгеләре күренә башлаячак. Аны берникадәр вакыт дәвамында өйдә дә сакларга мөмкин. Кабакны аулаграк урында идәнгә куеп саклау әйбәт: чөнки анда һәрвакыт бераз салкынчарак. Бу очракта кабак астына пергамент кәгазе яки бераз гына коры салам җәеп калдыру хәерлерәк. Сабагын өскә каратып, яшелчәнең сакланышын даими күзәтеп торырга. Бозыла башлаганын тизрәк алып куярга һәм астына башка пергамент кәгазе яки чиста салам җәяргә. Болай эшләгәндә, яшелчә 2-3 ай сакланачак.

Чыганак: ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев