Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Изге эшкә һәркем өлеш кертә

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында районыбызда 200дән артык балага 500 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмова сүзләренә караганда, акциядә быел да күп кеше катнашкан, җитәкчеләр, эшкуарлар, нефтьчеләр, эшчеләр - барысы да бу изге эшкә өлеш керткәннәр. "Күтәмә - АГРО фирмасы",...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында районыбызда 200дән артык балага 500 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.


Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмова сүзләренә караганда, акциядә быел да күп кеше катнашкан, җитәкчеләр, эшкуарлар, нефтьчеләр, эшчеләр - барысы да бу изге эшкә өлеш керткәннәр. "Күтәмә - АГРО фирмасы", "Кади", "Сөлчә" җәмгыятьләре, Пенсия фондының район идарәсе, район үзәк больницасы, Чирмешән АТПсы коллективлары, "ШЭ Латыйпов" ел саен әлеге чарада актив катнашалар. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе ярдәмендә 118 бала - мәктәп кирәк-яраклары тутырылган ранецлар, ә 100дән артык укучы кием-салым белән тәэмин ителгән. "Бу әле тулы мәгълүматлар түгел, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә җыенырга турыдан-туры ярдәм күрсәтүчеләр дә булды",- ди Светлана Әхтәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе