Ивашкинода окоп шәмнәре ясыйлар
Безнең районда

Ивашкинода окоп шәмнәре ясыйлар

Ивашкино авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгән сугышчылар өчен сиксәнгә якын йокы капчыгы тегәләр. Шунда ук окоп шәмнәре дә ясыйлар.

- Эченә кереп ятардай әлеге җылы капчыкларны тегү өчен материаллар сатып алуга акча җыюны Светлана Ильина оештырды. Мендәрләр әзер дә инде. Авылдашларыбыз 100 мең сумлап җыелган акчага йомшак сөлгеләр сатып алдылар, сиксәнләп пар  йон оекбаш бәйләделәр, - ди Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов.

Бу эшләргә үзләреннән өлеш керткән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әле окоп шәмнәре дә ясыйлар. Светлана Краснова моның өчен умарта балавызы алып килгән.

 

Николай Емелянов фотосы һәм видеосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев