Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбендә акча эшли беләләр

2015 елда Ивашкино урта мәктәбенең бюджеты 91 мең 664 сумга баеган. Бу акчалар - мәктәп коллективы һәм укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. -Безнең мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә, чөнки хезмәт - матди һәм рухи байлыкның төп чыганагы, - ди мәктәпнең биология укытучысы Татьяна Данилова. - 2 гектар да 60...

2015 елда Ивашкино урта мәктәбенең бюджеты 91 мең 664 сумга баеган. Бу акчалар - мәктәп коллективы һәм укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

-Безнең мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә, чөнки хезмәт - матди һәм рухи байлыкның төп чыганагы, - ди мәктәпнең биология укытучысы Татьяна Данилова. - 2 гектар да 60 сутыйлы мәктәп яны участогының 67 сутыенда яшелчә үстерәбез. Бу эштә укучылар да, мәктәп коллективы да актив катнаша.
2012 елда мәктәп 100 мең сум грант акчасы ота, аңа 3кә 12 метр зурлыгында теплица урнаштыралар һәм мотоблоклы булалар. Эш күпкә җиңеләя, теплицада үсентеләр үстереп табыш ала башлыйлар. Үткән язда 1000нән күбрәк помидор, болгар борычы, чәчәк үсентеләре үстереп саткан акчага тәҗрибә участогында эшләү өчен авыл хуҗалыгы инвентарьләре алганнар.
-Быел үсентеләрнең санын арттырдык, 1000 төп помидор һәм шул кадәр болгар борычы һәм чәчәк үсентесен январь аенда ук тартмаларга утырттык. Озакламый алар теплицада тамыр җибәрәчәк, җир әзер, - ди бакча хуҗасы. - Үсентеләргә сорау бар, заказлар җыябыз.
Теплицаның җылылык трассасы өстендә урнаштырылуы үсентеләр үстерүне күпкә җиңеләйтә, аларны урамда суыклар беткәнче утыртырга мөмкинлек бирә.
Ивашкино мәктәбе коллективы, гомумән, бюджеттан тыш фондка акча кертүнең төрле алымнарыннан файдалана. Үзләреннән арткан үсентеләрне генә түгел, җиләк-җимеш, яшелчә, кайнатма һәм консервланган яшелчәләрне дә сатып табыш алалар. Укучылар дару үләннәре, макулатура җыеп та акча эшлиләр. Шулай ук үз көчләре белән үстергән нигъмәтләрне кыш буе тәмләп ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино мәктәбе үсентеләр бакча акча эшли