Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдә авыл мәдәният йортын тантаналы ачтылар

Бу авылда капиталь ремонтланган мәдәният йорты районда шәт иң затлы, иң бай биналарның берседер. Монда хәтта спорт сөючеләргә тренажер залына кадәр бар.

Әлеге бина республика җитәкчелеге ярдәме белән төзекләндерелде. Моның өчен 17 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән. “Татнефть” җәмгыятенә, аның җитәкчесе Наил Мәгановка да рәхмәт, 10 миллион сумлык җиһазларны аларның грант акчасына алганнар. Яңартылган объектны ачу тантанасында әлеге җәмгыятьнең  Нурлат районы буенча  социаль программаларны тормышка  ашыру буенча  үзәк  җитәкчесе урынбасары  Ришат Сафиуллин, бинаны төзекләндерү эшләрен башкарган “Проект-төзелеш холдингы“ җәмгыяте директоры Денис Порфильев катнаштылар.

 -Бинаны шулай матурлау өчен булышучыларның барысына да, бигрәк тә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, нефтьчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт. Мәдәният йорты буш тормасын, халкыбыз монда килеп рәхәтләнеп күңел ачсын, ял итсен, - диде яңартылган объектны ачу бәйрәмендә район башлыгы Рамил Айбатов.

180 урынлы мәдәният йорты бинасының  ишек һәм тәрәзәләре, идән-түшәмнәре,  электр, канализация, су, җылылык челтәрләре яңартылган. Кыскасы, монда бар да яңа.

-Тәүге кышкы салкыннарда бинабыз сыналды: монда бик җылы, рәхәт. Яшьләребез бильярд уйнарга килә, тренажер залында шөгыльләнәләр. Инде музеебыз да бар. Ремонт ясаган төзүчеләргә дә, төзелеш мәшәкатьләре белән йөргән район җитәкчеләренә дә бик рәхмәтлебез Җирлегебез башлыгы Мингали Минһаҗевның да тырышлыгы зур, - диде мәдәният йорты җитәкчесе Гөлгенә  Альмиева.

Мәдәният йорты китапханәсенең дә җиһазлар яңартканнар.

- Безнең фондта  татар телендә 5068, рус телендә 4100 китап исәпләнә, 400ләп китап укучыбыз бар. Халык  Зифа Кадыйрова,  якташыбыз Галия Сафиуллина әсәрләрен,  рус классикларын яратып укый. Кызыл Ярдан Фәнзир Сафин, Керкәледән Фәризә Галәүтдинова,  Югары Кәминкәдән  Гөлшат Кадыйрова – иң актив укучыларыбыз, -ди  китапхәнәче Люция Җиһаншина.  

Авыл мәдәният йорты эчке яктан шулай көязләнде. Киләчәктә аның стеналарын җылытып, тышларга да җае чыгар әле.  

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев