Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Чегодайдан Дан ордены кавалеры илебез көчле булсын дип сайлады

Районыбызда бердәнбер исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин бүген өендә тавыш бирде.

Якташыбыз 1943 елда 18 яшендә фронтка китеп,  сугышта һәм хәрби хезмәттә  7 ел да 3 ай булган. Дан ордены һәм  “Батырлык өчен” медале иясе, кече сержант Хамзин (ул вакытта шушы фамилиядә йөри) җиңүне Балтыйк буенда каршылый.

Бүген кызлары Рәшидә, Хәтимә тәрбиясендә яшәүче 98 яшьлек Габделхак бабай, сәламәтлеге белән бәйле, өйдә генә йөри, күбрәк утырып тора. Шунлыктан  авылның сайлау участогында эшләүче авылдашлары аны ил президентлыгына кандидатны өенә барып сайлаттылар.

-Рәхмәт, хөрмәтле булып яшәдем, әле дә игътибарсыз яшәмим, балаларым карый. Шөкер, әкрен генә йөреп торам шулай. Бүген ил-көнебездә иминлек, муллык, көч, җитеш тормыш өчен, тынычлык урнашуын теләп тавыш бирдем, - диде Габделхак Җиһанша улы.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев