Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Искекотышлылар мобилизацияләнгән якташларга булышырга әзер

Башка мәсьәләләр хакында сүзне озакка сузмыйча, Иске Котышта узган җыенда, мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итәргә теләүләрен әйттеләр.

Бу хакта, нишләптер, алар белмичә дә калалар икән. Әлеге уңайдан район башлыгы Рамил Айбатов аңлатма бирде. Районда гуманитар ярдәм җыю оештырылган, шушы көннәрдә янә берничә машина йөк махсус сугыш операциясе баручы урыннарга җибәрелгән. Ул соңгысы түгел.

Иске Котыш җирлегендәге “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы районда үсемлекчелектә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе. Әлеге инвесторга пайчыларның дәгъвасы юк. Былтыр пайчыларга бер гектарга 1000 сум бәядән акча түләгәннәр, халыкны бөртек белән дә тәэмин иткәннәр.

Башка кайбер авыллардагы кебек, бу җирлектә дә халык саны кими, туучылар аз, яшьләр читкә китә. Бер елда халык саны бергә азайган. 2 бала туган, 7 кеше үлгән.

Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякинның отчет чыгышында әйтелгәнчә, җирлек авылларында 9 мини һәм микроферма бар. Былтыр аларның саны артмаган. Шәхси хуҗалыкларда 212 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 102 сыер асрала, дуңгызлар – 250, сарыклар – 45, кәҗәләр – 39, атлар – 13 баш.

-Узган елда, 2021 ел белән чагыштырганда, 23 тоннага күбрәк, ягъни 224 тонна 540 килограмм сөт тапшырылды.

Иске Котыш җирлегендәге Иске Котыш авылында 185 йортта - 419, ә Красная Полянада 7 йортта 20 кеше яши (теркәлү документлары буенча), - диде Александр Митякин.

Үзсалым акчаларының зур өлеше Иске Котыш зиратын төзекләндерүгә, коймаларын яңартуга тотылган. Юлларны карап торуга, урамнарны чисталауга, урам яктырткычларын хезмәтләндерүгә ягулык, запас частьләр алуга, тракторчыга түләүгә дә шул акчалар ярап куйган. Шомартасы юллар да бар икән әле. Аеруча кирәге – Иске Котышка зур трассадан алып керүче төп юл. Ул нык ватылган. Аны, ахырынача документлаштырып, капиталь ремонт программасына кертәсе иде. Бу объект район башлыгы контролендә дияргә мөмкин. Берничә урам юлын да норматив хәлгә китерәсе бар.

Бүгенге җыен тыныч, эшлекле узды. Сораулары булганнар турыдан-туры районнан килгән җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттеләр.

Әлеге чарада үз эшләренең осталарына, уңганнарга истәлек бүләкләре дә тапшырдылар.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев