Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Үтәмеш мәктәбе бинасында ФАП та булачак

    Төзүчеләр мәктәп спорт залының стеналарын тигезлиләр. Әлеге белем йорты бинасына быел булачак капиталь ремонт эшләрен шуннан башлаганнар. -Бу уку процессына комачауламый. Физкультура дәресләрендә балалар чаңгыда йөри, - ди мәктәп директоры Руфия Хөснетдинова. Стеналарны тигезләп, төзүчеләр спорт залының идәннәрен алыштырачак. Ремонт кысаларында мәктәп бинасының җылыту, су, канализация челтәрләрен яңарту да ниятләнә....

    Төзүчеләр мәктәп спорт залының стеналарын тигезлиләр. Әлеге белем йорты бинасына быел булачак капиталь ремонт эшләрен шуннан башлаганнар.

    -Бу уку процессына комачауламый. Физкультура дәресләрендә балалар чаңгыда йөри, - ди мәктәп директоры Руфия Хөснетдинова.
    Стеналарны тигезләп, төзүчеләр спорт залының идәннәрен алыштырачак. Ремонт кысаларында мәктәп бинасының җылыту, су, канализация челтәрләрен яңарту да ниятләнә.
    Мәктәпнең бер почмагында киләчәктә фельдшер-акушерлык пункты да "сыенырга" тиеш.
    Автор фотолары.

    Теги: ФАП
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: