Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида сайлаучыларны чәй табыны көйләп каршы алдылар

Һәркемнең тавышы мөһим икәнен истә тотып, бүген Иске Кади авылындагы сайлау участогында Россия Президентын сайлауга килгән һәр кешене чәй табынына чакырдылар.

-Авылдашларыбыз сайлауларда бик актив катнаша, 16 март иртәсенә 60 процент, ягъни 335 кеше кеше тавыш бирде, - диде әлеге участокның рәисе Миләүшә Кәлимуллина. – Беренче көнне сайлауга гаиләләре белән килгән парларга истәлеккә открыткалар тапшырдык, билгеле, аларның күбесе Гаилә елы кысаларында оештырылган фотобәйгегә кушылдылар.

Президент сайлауларның өченче көнендә, ягъни 17 мартта мәдәният хезмәткәрләре авылдашларын җыр белән каршы алырга җыеналар.

Рушания Гыйрфанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев