Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кадида нефтьчеләрнең грант акчасына Хәтер паркы төзелде

Бу эшкә “Татнефть” җәмгыяте 10 миллион сум грант акчасы биргән.

- Нефтьчеләргә, әлеге эшнең инициаторларына, төзүчеләргә бик зур рәхмәт, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов паркны ачу тантанасында. –Мондый парк районда бердәнбер, аны кадерләп саклыйк, үткәннәргә хөрмәтле булыйк. Район җитәкчелеге сезнең авылдагы мәдәният йортын капиталь ремонтлауны программмага кертү буенча да эш алып бара.

Хәтер паркы төзелешен башлап йөрүче Марат Могыйзовка да сүз бирделәр. Ул - Иске Кадида туган игелекле якташлары, элек район башкарма комитетын җитәкләгән, инде мәрхүм Әмир Могыйзовның улы. Авылдагы инде искергән һәйкәлне яңарту кирәклеге хакында Маратка ул да сүз кузгаткан икән.

- Мондый грантлар бирелүе хакында ишеткәч, тиешле документлар җыйдык, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, шулай ук исән-имин кайткан ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен кабат барладык, анда әлегә кадәр исемлектә булмаганнарын да керттек, - диде Марат Могыйзов. - Программада каралган эшләр тәмам, әмма паркта башкарасылар бар әле. Инде үзебезнең көч белән ачык һавадагы музей ясарга телибез. Анда элеккеге еллардагы йөк машинасы, пушка кую, “кайнар нокталарда” булганнар хөрмәтенә мемориаль такта урнаштыру күздә тотыла.

Боларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгына кадәр эшләп бетерү бурыч итеп куелган.

Бу музейда Зәй эзтабарлары искекадилыларга тапшырган берничә дистә экспонат та урнаштырылачак. Аларны сугыш барган җирләрдә тапканнар.

Парк төзелешендә отставкадагы полковник Равил Сөбханкуловның да өлеше бар. 77 яшьлек ветеран элек берничә төбәктә хәрби комиссар да булган. Туган авылы Иске Кадидан булуы белән бик горурлана, Казаннан еш кайтып-китеп йөри. Ул бүгенге чарада кайбер якташларга республика хәрби комиссары имзалаган грамоталар да тапшырды.

Хәтер паркын ачу тантанасында “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны гамәлгә ашыру үзәгенең Нурлат районы буенча җитәкчесе  Ришат Сафиуллин да чыгыш ясады, теләкләрен ирештерде.

Нефтьчеләргә рәхмәт әйтерлек, мәдәният йорты каршындагы мәйданны җитди тарихи үзәк иткәннәр. Барын да пөхтә, матур, яхшы материаллар кулланып, аяз вакытта эшләгәннәр.

- Исем-фамилияләр язылган һәйкәл-обелискны өр-яңадан ясадык, яктырткычлар, утыргычлар куйдык, капка бастырдык, байтак урында брусчатка җәелде, асфальт түшәлде, клумбалар эшләнде, - ди подрядчы оешма – Нурлатның “Континент” төзелеш компаниясе директоры урынбасары Нәфис Гайфетдинов.

Төзүчеләр паркта элек тә булган күренекле, бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюстын да реставрацияләргә мөмкинлек тапканнар.

Иске Кади җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 448 кеше киткән, 215се кире кайтмаган. Кызганыч, бүген монда да сугыш ветераннарының берсе дә исән түгел.

Сүз уңаеннан. Хәтер паркы төзелешенә өлеше, көче кергән кайберәүләргә муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырылды.

- Бу изге эштә район җитәкчеләре, авылдашлар да нык булышты, ансыз булмый, аларга да рәхмәт, - диде Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөхтәсимов.

Ватан Геройлары көне алдыннан берничә йөз кеше катнашында ачылган Хәтер паркындагы һәйкәл-обелиск түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар, мәрхүм-мәрхүмәләр рухына дога кылдылар, бер минут тын калып искә төшерделәр. Паркта үткән тантанадан соң авыл мәдәният йортында концерт башланды.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев