Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында машина йөртүче ике исерекне тоткарлаганнар

Кече Чегодай авылында яшәүче ханым ике шешә аракы урлаган ир-атны административ җаваплылыкка тартуны сорап гариза язган.

Гомумән, 4 августтан 10 августка кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 34 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда җинаять эшләре кузгатылмаган.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан биш административ беркетмә төзелгән. 
Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 факты ачыкланган, ике машина йөртүчегә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. 
Лагеркада берәү өч пластик тәрәзә ватып, кеше йортына кермәкче булган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.


Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев